ӘРЛӘШҮ ф. Бер-береңне тиргәү; талашу, кычкырышу. Кыз Сәкинә апасы белән әрләшмәде, моның көчсезлек билгесе икәнен аңлый иде. Н.Гыйматдинова. Үзе әрләшкән була. Г.Сабитов. Аның артыннан, кызарынып, бүртенеп, букча таккан бүрексез малай әрләшә-әрләшә чыгып йөгерде. Ә.Фәйзи

Әрләшә башлау Әрләшергә тотыну. Ә безнең хатыннар ирләре белән әрләшә башласамы?.. Татар алфавитының 39 хәрефе дә җитми... К.Кәримов

Әрләшә бирү Һаман, бертуктамыйча, бернәрсәгә карамастан әрләшүне дәвам итү. Һаман да ире белән әрләшә бирде. Г.Ибраһимов

Әрләшеп алу Кыска вакыт эчендә, бераз әрләшү

Әрләшеп йөрү Озак вакыт дәвамында, төрле урыннарда, берөзлексез әрләшү

Әрләшеп китү Кинәт, көтмәгәндә, уйламаганда әрләшә башлау. [Олы килен] Кычкырып, кул болгап әрләшеп китте. Г.Ибраһимов

Әрләшеп чыгу Һәрберсе белән дә әрләшү

Әрләшеп яту Әле, хәзерге вакытта әрләшү. [Хуҗа:] Бөтен халык эшли. Болар монда эшсезлектән әрләшеп яталармы? Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә