ӘРЛӘ’Ү ф. Берәр кешене яки нәрсәне дә булса ачулану; кешенең күңелен үпкәләтә, рәнҗетә торган сүзләр әйтү, хурлау. Еларга җитешеп, артист профессиясен әрлим. Р.Батулла. Абыйның әрләвеннән оялып, башымны идем. С.Хафизов Әрләп алу Аз вакыт эчендә, бераз әрләү. Таныш булмаган инсани затка сәгатьләр буена текәлеп карап утырмыйлар, дип, эченнән тегене әрләп алып, профессор юантык ханымга игътибар беләнрәк карады. Т.Галиуллин Әрләп бетерү Бик нык әрләү. Әни әрләп тә бетерә үземне. Ф.Шәфигуллин Әрләп калу Әрләргә өлгерү. Колхоз рәисенең кәнәфие ике сайлау арасына гына түзә, әрләп кал. К.Кәримов Әрләп карау Ачуланып, әрләндерергә омтылу. --- эшче куллар кайда да кадерле чакта, тегермәндә бурсаеп ятудан ни ямь табасың, дип, еш кына үпкәләп, әрләп тә карады. А.Гыйләҗев Әрләп китү Ниндидер вакыттан, сәбәптән соң әрләргә тотыну Әрләп кую Кинәт, аз гына әрләү. [Муса:] «Моннан соң мин сезне тегермән буасына алып бармыйм!» – дип әрләп куйды. Р.Мостафин Әрләп ташлау Кинәт, көтмәстән, үтемле итеп әрләү. Үзенә бүләк юллап йөрүемне белгәч, Габделнур мине әрләп ташлады. М.Хуҗин. Әбелхарисны да бик каты әрләп ташлады. К.Насыйри. Гаяз юл буе шулай тегеләр белән күңеленнән бәхәсләшеп кайтты. Хатынга әйтергәме, юкмы? Әйтсә, Миңзифа үзен әрләп ташламасмы? И.Гази Әрләп тору 1) Гел, һәрвакыт әрләү. Үги әни гел әрләп торды, бала гына көемә бабайга тоттырып җибәрде... Г.Якупова. Якыннарны төрткәләп һәм әрләп торуы читен. Г.Афзал 2) Әле, хәзерге вакытта әрләү. Секретарь кыз боерык арты боерык ташый; Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый. Замначальник тәрәзәдән карап тора, Ялкаулар, дип әрләп тора, янап тора. Г.Афзал Әрли башлау Әрләргә тотыну Әрли төшү Тагын да ныграк әрләү |