ӘРҖӘ и. фар. 1) Нәрсәне дә булса урнаштыру, саклау яки бер урыннан икенче урынга күчереп йөртү өчен, агачтан, каен тузыннан, кайрыдан яки йомычкалардан һ.б.ш.лардан ясалган дүртпочмаклы, өсте ябулы яки ябусыз тартма; кызау. Ирләр китәргә ярты сәгать кала, һәр вагон эченә бәйләме чишелмәгән шинельләр ыргыттылар, икешәр әрҗә консерва куйдылар. З.Зәйнуллин. Кәҗә, минем кулны каерып, он әрҗәсенә тагын борынын төртеп ала. М.Галиев. Җиләк-җимеш һәм яшелчә матур, җыйнак әрҗәләрдә тышка тезеп куелган. И.Нуруллин. Осталар ашыкмый гына җиргә төште, балта, чүкеч, кадак ише нәрсәләр тутырган әрҗәне куеп, өсләренә ябышкан йомычка, пычкы чүбен каккаладылар. Ф.Латыйфи 2) Йөк автомобиле, чана һ.б.ш.ның арбасы; кузов. [Рәмзи] Безне күрүе булды, уңга борыласы урынга, сулга каерып, капка төбенә килеп тә туктады, без күтәрә башлаган агачны, уртасыннан эләктереп, машина әрҗәсенә дә очырды. Ф.Садриев. Урам якта машина гүләп килеп туктаганы ишетелде, олы капка каерылып ачылып, әрҗәсенә берничә озын торба салган «КамАЗ» әкрен генә керә башлады. М.Маликова 3) Нәрсәне дә булса рамлау өчен, дүртпочмаклы, озынча түгәрәкле яки башка формада булган кыса. Дивардагы рәсемнәрне әрҗә белән кыршаулаганнар. Р.Батулла 4) күч. сөйл. Телевизор. Ә бермәлне түргә, иң дәрәҗәле урынга, шкаф чаклы әрҗә – «телевизор» дигән әкәмәт менеп кунаклады, минсиңайтим! Ә.Баянов. Байназар – телевизорга мөкиббән киткән бер бәндә, – буш вакыты чыктымы, шул әрҗәгә каплана. М.Әмирханов ◊ Әрҗә тегү Каты гырылдап йоклау |