ӘРЕПЛӘШҮ ф. 1) Тарткалашу, сүз көрәштерү, каршы сүз әйтү. [Укытучы:] Шулай тел озайтасың, әрепләшәсең, мине өйрәтәсеңме әле син? Г.Тавлин. Үзеңнән түбәннәр белән әрепләшү, хәтта бәхәсләшү дәрәҗәсенә төшәргә һич тә ярамый иде аныңча, чөнки бу хәл ике якның тигезлегенә ишарә булыр иде. М.Хуҗин 2) Тарткалашып, бер-берсенә йодрык белән бәргәләшү, сугышу. Егет белән әрепләшкәнне нәкъ менә алар күрде дә инде! Г.Гыйльман Әрепләшә башлау Әрепләшергә тотыну. Касыйм, ни әйтсәм дә тыңлап кына утыра ул, сүз дәшми, ди. Дөрес эшли. Хатын-кыз белән әрепләшә башласаң... Хатын-кызны, әрепләшеп кенә түгел, кыйнап та җиңеп булмый аны. Т.Миңнуллин Әрепләшеп алу Тиз арада, кыска вакыт эчендә әрепләшү. Әгәр чит-ят кеше күреп тормаса, кызлар шактый бәйсез кыланалар, үзләрен үчекләп маташкан егет аламалары белән әрепләшеп алырга да күп сорамыйлар. Ф.Сафин Әрепләшеп бетү Әрепләшү дәрәҗәсенә җитү, бик нык әрепләшү. Кызык артыннан куасыз, баланың язмышы турында уйларга кирәк. Әле туганына кайчан – сез инде ничә мәртәбә, пыран-заран килеп, әрепләшеп беттегез. К.Тимбикова Әрепләшеп йөрү Озак вакыт дәвамында, төрле урыннарда, һәрберсе белән әрепләшү. Ире соң дәрәҗәдә юаш һәм тыйнак булып, хатынының чәрелдәвек тавыш белән әрепләшеп йөргәне хәтердә. К.Миңлебаев Әрепләшеп китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт әрепләшә башлау. Без тагын әрепләшеп китәргә әзер идек, шулвакыт, үзенең «бобигы» белән, әти килеп төште. Ф.Яруллин. Тормыш булгач, гел үбешеп, сөешеп кенә дә яшәп булмый, һич уйламаганда, хатының белән әрепләшеп китүең дә мөмкин. С.Поварисов Әрепләшеп тору 1) Һәрвакыт, гел, бертуктаусыз әрепләшү 2) Әле, хәзер, күз алдында әрепләшү Шулай әрепләшеп торганда, әлеге кешеләрнең берсе, куеныннан телефон чыгарып, кем беләндер сөйләшеп алды. З.Фәйзуллин Әрепләшеп чыгу Берсен дә калдырмыйча, һәрберсе белән дә әрепләшү. «Ялгызаклар» арасында талашып, әрепләшеп чыкмаган бер кешесе дә калмады диярлек. В.Имамов Әрепләшеп яту Әле, сөйләү мизгелендә әрепләшү. Карасана, бу мөгаллим кисәге үзенә күрә түгел, әрепләшеп яткан була бит! Г.Бәширов |