ӘРЕМ и. бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, бик көчле әчкелтем исле ярымкуак үсемлек (медицинада дару буларак кулланыла); русчасы: полынь. Давыт үлән арасыннан көмешсу әрем баш төрткән турга килеп басты. М.Галиев. Ул утка сентябрьнең өлгергән әремен сындыргалап салсаң, шул вакытта Чөн аръягыннан – башкорт ягыннан – зур кызыл табак булып ай да күтәрелсә, күлләр дөньясында сихри тормыш башлана. М.Мәһдиев ◊ Әремгә таянып калу Алдану, ялгышу. Әйдә, җаным, сәхрәләргә, Таянырсың әремгә, Таянырсың да калырсың, Мин булмамын яренгә. Җыр. Әрем тел Чәнчеп, зәһәрле сүзләр әйтеп сөйләшүче, усал телле кеше. [Апасы Сәвиләгә:] Әрем телне әрем юа, димени, кит! Н.Гыйматдинова. Сәкинә Сәйфигә күп сөйләшергә ирек бирмәгән, үзенең «әрем тел Сәкинә» дигән исеменә тугрылыклы булып, кыдрачланып килгән Сәйфине бер җөмлә белән адәм хурлыгына калдырган икән. Ф.Сафин |