ӘРЕКМӘН и. бот. Оешма чәчәклеләр семьялыгыннан, киң итләч яфраклы һәм ябышкак чәнечкеле орлык тартмасы булган икееллык үсемлек; русчасы: репейник, лопух. Чокыр эче котырып үскән әрекмән, ат кузгалагы, шайтан таягы, кычыткан, билчән шикелле эре сабаклы, күләгәле үләннәр белән капланган. Г.Тавлин. Тик, ни булса була, мунча саласы урында, җәй саен, котырып, әрекмән үсә. Г.Бәширов ◊ Әрекмән боламыгы тирг. Оешмаган, булдыксыз. Әрекмән колак 1) Зур һәм кайтарылып торган колак яфрагы. Әрекмән колак – хыялый, шундый чакта нәрсә дә булса уйлап чыгара. Н.Хәсәнов. Әрекмән колаклы ап-ак эт малае шартлатып җавап бирә: өч тапкыр өреп куя, ягъни «өч» ди. Ф.Латыйфи, Р.Якуш; 2) Кеше сүзен читтән тыңлап торучы; кирәк булса-булмаса да, кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлап йөрергә яратучы. Бу сүзеңне, миңа түгел, әрекмән колакларга сөйлә. Н.Акмалов. Әрекмән шулпасы эчү Төрле мохтаҗлыклар кичерү, авырлыклар күрү, кыенлыклар кичерү. [Алчын:] Әрекмән шулпасы эчмәгәнсең икән әле, егет. Н.Исәнбәт |