ӘРДӘНӘЛӘ’Ү ф. Нәрсәне дә булса, тигез итеп, берсе өстенә берсен кую. Тәлгать җәй көне утын китерде, аны дуслары белән кисеп ташлады, ярып, әрдәнәләп өеп куйды. Ә.Мушинский. Лапаста әрдәнәләп өелгән утынны «Дружба» пычкысы белән ул [Таһир Айтуганов] кисте. Г.Ахунов. Әрдәнәләп өелгән он капчыклары күренеп тора. И.Гази

Әрдәнәләп бару Артыннан ук, бер үк вакытта әрдәнәләү, һәрберсен әрдәнәләү

Әрдәнәләп бетерү Әрдәнәләү эшен төгәлләү

Әрдәнәләп кую Әрдәнәләнгән хәлгә китереп калдыру. Моның уңайсызлыклары аңлашыла, мәгәр шул ягы әйбәт – «әрдәнәләп куярга» эшләмибез, ягъни һәр китап ихтыяҗны исәпкә алып кына планлаштырыла. М.Вәлиев

Әрдәнәләп тору 1) Әле, хәзерге вакытта әрдәнәләү

2) Һәрберсен, булган берсен әрдәнәләү

Әрдәнәләп чыгу Ахырына кадәр, барысын да әрдәнәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә