ӘРДӘНӘ и. 1) иск. Запас, запаслар

2) Кисеп, ярып, кышка әзерләнгән, тигез итеп, берсе өстенә берсен куеп өелгән утын өеме. Алпамша, бәтиен җуйганнан соң, берара боегып йөрде. Утын әрдәнәсенә дә ышкынмый, ярдан-ярга да сикереп уйнамый, койма башына да үрелми, башын иеп, бер урында тик басып тора. М.Галиев. Чаңгылар, тимер таяклары-ние белән бергә, утын әрдәнәсенә сөяп куелган иде. Р.Низамиев. Ул ишекне тибеп кенә ачты да өй янындагы әрдәнәдән бер кочак утын алып керде. Р.Сибат

3) Берәр нәрсәнең тигез итеп өелгән рәте (мәс., бүрәнә, төзү материаллары һ.б.). Әле кичә генә барысы да ал да гөл, җырлап баргандай күренә, ә бүген бура ишелә дә төшә. Сипләнмәгән, балта тимәгән әрдәнә, диярсең. Т.Галиуллин

◊ Әрдәнәсе җимерелү Бик каты итеп кикереп кую



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә