ӘРГӘН и. гр. 1) Клавишлар һ.б. җайланмалар ярдәмендә төрле зурлыктагы торбалардан һава өрдереп торган, катлаулы тынлы музыкаль инструмент 2) тар. Тоткасын әйләндереп уйный торган, автоматлаштырылган төрле музыка коралларының гомуми атамасы 3) иск. сөйл. Гармун. Зур тальян гармунын ул «әргән» дип йөртте. У.Альмеев. [Әтисе:] – Урам буенча әргән тартып, авыз күтәреп җырлап йөргән малайдан җүнле кристиән чыкмый тек чыкмый, – дип кистереп әйтте. Ф.Сафин |