ӘРВАХ и. гар. дини 1) Мәрхүм кешенең рухы. Намаздан соң, ул әти-әнисенең, әби-бабаларының, вафат булган карт хатыны белән сабый чагында бәхилләшкән кызчыгының әрвахлары рухына – һәркайсына берәр генә аять булса да укып багышларга онытмый. К.Миңлебаев. Төн уртасы. Зират тып-тын. Әрвахлар да йоклый күптән. Ф.Яруллин. Инде әрвах үзен хурлаганнарын ишетсә, үзенә начар сүз әйтүчене каргап әрләр, ди. Р.Сибат. [Сәетморат] Теле озынайган аксакалларның янә берсен акылга утырткан, иманга килмәгән яшь әтәчләрне исә әрвахлары янына озаткан! Т.Әйди

2) Өрәк. Бөтен дөньяны тар итеп йөргән бәндәләр дә --- үз туфрагына кайта. Кайтмаса, ул җирне тапмаса, догасыз ач әрвахка әверелеп, тузан бөртекләренең берсе булып, өермәләр эчендә мәңге себерелеп йөрер. Ә.Баянов

◊ Әрвахлар шат булсын Мәрхүмнәрне искә алып, аларның рухына багышлап кылган гамәлләр (укыткан догалар, бирелгән сәдакалар һ.б.) кабул булсын, мәгънәсендә әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә