ӘРӘТӘ и. 1) Умарта эчендә кәрәз җимерелеп төшмәсен өчен куела торган аркылы агач 2) Тарантаста: арт күчәрдән ал күчәрнең терәгенә (мендәренә) тоташтырылган, колга шикелле агач 3) Бүлмәнең түшәмгә якын урыныннан аркылыга сузылган тимер яки агач; балка. [Байназар:] Иң элек ике сүс арканны корыч боҗра ярдәмендә матчага беркетте, аннан соң бакның кырындагы уемнарына кертеп, арканнарны түшәмдәге тимер әрәтә аша үткәрде, очларын, ныклап, тәрәзә янындагы баганага бәйләп куйды. М.Әмирҗанов |