ӘРӘ’М ЯТУ ф. Нинди дә булса әйбер тиешенчә яки гомумән файдаланылмау. Ул әйтә, шәһәрләрдә дә бер генә карыш җир дә әрәм ятмаска тиеш, газоннарга арыш чәчәргә кирәк, ә скверларда алмагачлар, чияләр үстерергә күптән вакыт, ди. М.Маликова. Их-хи-хи-хи, убыр кулында никадәр мал әрәм ята бит?! К.Тинчурин. Беләсезме сез, безнең Агыйдел буенда никадәр җимеш, никадәр яшелчә бирерлек җирләр әрәм ята? М.Әмир. Әрәм ята батырлыгым – Уйланам шул хакта гына. Р.Миңнуллин |