ӘРӘ’М-ШӘРӘМ ИТҮ ф. Нәрсәне дә булса урынлы файдаланмау, максатсыз тоту, нәтиҗәсез, кирәксез таратып бетерү. Бүген мин [Хәлил абый] ипине әрәм-шәрәм итү турында бик ачынып, янып-көеп сөйләгәндә дә, аннары, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсенә күчеп, шул турыда фикер йөрткәндә дә: «Шөкер, сәламәтлеге яхшыра икән», – диеп, куанып утырдым. А.Шамов. [Хасият:] Мин уңышны әрәм-шәрәм итүгә юл куя алмыйм. М.Маликова. Без, илнең гасырлар буе тупланган малын-байлыгын әрәм-шәрәм итеп, бер мәртәбә нык ялгыштык бит инде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә