ӘРӘ’М-ШӘРӘМ БУЛУ ф. 1) Юкка чыгу, әрәм булу. [Әнисе:] Таралмыйча, әрәм-шәрәм булмыйча, исән-имин үсеп җитегез. Н.Фәттах

2) Максатсыз яки файдасыз тотылу. Узган ел иген эшләре бик соңга калып, ашлыкның байтак өлеше әрәм-шәрәм булуга карамастан, партия оешмасы фронтовик гаиләләренә ярдәм фонды оештырган иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә