ӘРӘМТАМАК и. Беркайда да эшләмичә, кемнеңдер хезмәтеннән файдаланып, кеше исәбенә яшәүче, бушка ашап ятучы кеше. [Әсма:] Ә кайда тормыш бик җиңел, бик ансат? Тормыш итү – әрәмтамакларга һәм имгәкләргә генә җиңел! А.Гыйләҗев. Ул әрәмтамаклар үзләрен колониянең төп хуҗалары итеп саныйлар. Г.Тавлин. Эшләгән кешене Гайсә күтәрде, әрәмтамакларга, ялкауларга көн күрсәтмәде, адәм мәсхәрәсе итеп сүкте. Ф.Садриев. Без әрәмтамаклар тәрбиялибез, җилкуарлар. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә