ӘРӘ’М ИТҮ ф. 1) Нәрсәне дә булса бушка, кирәк булмаганга тоту, исраф итү, юкка-барга сарыф итү. Минем өч ел тегермәнгә дип җыйган бүрәнәләремне кистертеп, әрәм итеп ыргыткансыз. К.Насыйри. Бәхәсләшеп, вакыт әрәм иткәнгә күрәме, бүтән малайлар ул юлы көпшәне күп җыя алмадылар. Ә.Баянов. «Әрәм итмә хисләреңне шул тәкәббергә!» – диләр икән аңа дуслары. М.Маликова. Тик аларга пуля әрәм итәсе килми. В.Юныс

2) Кемне дә булса бер дә гаепсезгә, сәбәпсез юк итү, һәлак итү яки бәхетсезлеккә төшерү. Сафа бабай килеп җитте: – Солтан балакай, – ди, – сине барыбер әрәм итәрләр… Бер минут торма, хәзер кит! – ди. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә