ӘРӘ’М КИТҮ ӘРӘМГӘ’ КИТҮ ф. 1) к. әрәм булу (1–2, 6 мәгъ.). Биреп караган идек тә, халыкның акчасы гына әрәмгә китте. И.Гази. Берәү, өзелгән аягымның итегендә 21 сум акчам бар иде, шул әрәм китте, дип хафалана. Г.Ибраһимов. Әле тик, шундый уңган кызың әллә кемнәргә әрәм китмәсен, дигән идем. Р.Ишморат 2) к. әрәм булу (3 мәгъ.). Сызланды күпме йөрәкләр: – Әрәм китә, – дип, – Сабир! Ә.Исхак. – Бик боевой егет булгандыр бу, әрәм киткән, терелсә ярар иде мескен, – дип, моны чын күңелдән кызганып куйды. М.Гали |