ӘРӘ’М БУЛУ ф. 1) Файдасызга тотылу, юкка-барга сарыф ителү

2) Тиешенчә файдаланылмыйча, нәтиҗәсез юкка чыгу. Безнең үзара әңгәмәләребез нефтькә ияреп чыккан газның бушка янып әрәм булуы турында бара иде. Г.Тавлин. Ничә еллар тырышып укыган гыйлем әрәм булмасын иде. М.Гафури. [Мотаһир] Шундаен галим кешеләрнең монда әрәм булып ятуларына офтана. Р.Кәрами

3) Вакытсыз вафат булу. Алты гына яшьтә иде, мескен, әрәм булды балам – Саматым. М.Җәлил. Күпме гаепсез җаннар әрәм булды?! Р.Кәрами. Нинди егет әрәм булды. Р.Сибат

4) Мал-туар кырылып, үлеп яки азык-төлек бозылып зыян килү. Яңгыр бит… Иген әрәм булачак. Г.Гыйльман. Эленке-салынкы эшләргә өйрәнгән колхозларның ярты печәне череп-мурып әрәм булды. Г.Ахунов

5) күч. Үз урынын таба алмау, эзсез югалу. [Дәүләтгәрәй абзый Габделхәйгә:] Әдәм булгач әрәм булмассың, Алла боерса. Н.Фәттах. Борчылма, әнием, мин дөньяда әрәм булмадым. Н.Дәүли. [Мөбин абый:] «Укы, энем! Укысаң, әрәм булмассың», – дип хуплап тора иде. В.Нуруллин

6) күч. Тиешсез, кирәкмәгән, тиң булмаган кешегә туры килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә