ӘРӘМӘЛЕК и. к. әрәмә. Безнең авыл тирәсендәге болыннар, әрәмәлекләр сагынып сөйләргә генә калды. М.Маликова. Безнең йортларыбыз – әрәмәлек башында, кара-каршы. М.Хуҗин. Ир-атлар агымның өске өлешенә, елга уратма ясап аккан урынга, хатын-кызлар исә куе әрәмәлек каплаган култык артына, сары комлы кашлак ягына китеп бардылар. М.Хәсәнов |