ӘРӘМӘ и. Гадәттә елга буйларында, дымлы уйсу җирләрдә вак агачлар һәм куаклар күп үскән урын; ешлык. Шул киңлектә, әрәмәләр, урманнар, болыннар, кырлар белән бергә, Сарсаз, Иске Чурай элеккечә бөтен, шаулы хәленә кайтты. Ә.Баянов. Мизхәт, җил-җил атлап, авылны чыкты, Ык яры буйлап, әрәмәгә таба борылды. Ф.Садриев |