ӘРӘМ с. гар. 1. Юкка тотылган, файдасызга киткән, кирәкмәгәнгә сарыф ителгән (мәс., акча, мал, хезмәт һ.б.). Беркөнне, чәйләрен эчертеп, урамга озатып калганда, үз-үзенә: – Әрәм гомер инде! – дип офтанып куйды. Н.Хәсәнов. Әнинең теге чакта «әрәм гомер» дип ычкындыруы юкка гына булмаган. Н.Хәсәнов 2. хәб. функ. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса икенче бер кешегә яки әйбергә тиң, лаеклы булмавын белдерә. Юк, утыз өч яшькәчә тормышын көйли алмаган Нәҗипкә әрәм мондый затлы мал! А.Гыйләҗев. [Рәйсә әбисе Сәрвиягә:] Моназыйрга абый сүзе әрәм. Барлык әйбәт сүзләр әрәм аңа! М.Хуҗин. «Беркөн Әхмәтҗанның хатынын күрдем, бигрәк матур икән, иренә бөтенләй әрәм икән», – ди. Г.Камал 2) Кызганыч, жәл. Ә йорт әрәм. Нинди буласы иде бит! Г.Ахунов 3. рәв. мәгъ. к. әрәмгә. Аһ, әрәм ычкынды, дуслар, боҗрабыз… Ш.Бабич. Юк, яхшылыгында гына түгел, яхшы җирләр күп ул, төп хикмәт – шундый җирләрнең әрәм ятуында. М.Әмир. Мостафага кол булып, гомереңне әрәм үткәрерсең. Г.Коләхмәтов |