ӘР и. 1) Ачуны китерә, хурландыра, кимсетә торган сүзләр. --- алар [Тәлгать һәм Лотфи], туктаусыз лыгырдап, укытучылардан әр ишетә торган булып киттеләр. Ә.Мушинский. --- үзен изгән председательләргә әр сүзе әйтә аламы?.. А.Гыйләҗев

2) Моң-зар, хәсрәт; шелтә. Хатын-кыз, тукран шикелле, ирләр башына үз әрен тукып тормаса, миләре кортлый ич аларның. Ә.Гаффар

3) Әрнү тойгысы (күңелдән рухи газаплар кичерү турында)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә