ӘПЧИ’ КАРЧЫК (КАРЧЫГЫ) и. 1) Мәҗүсилек динендә: йола үтәүче рухани карчык

2) Имче, им-томчы. Сугыш башланган көннән күрәзәләр, багучылар, әпчи карчыклар, ногыт борчаклары күбәеп китте. А.Гыйләҗев. Әпчи карчык сиңа ни төреп биргән булса, син шуны Болакка чыгарып ташладың. Р.Батулла

3) Биләмче; кирәгеннән артык күп сөйләшүче хатын-кыз. Әнинең мал-туар карарга чыгып киткәнен генә көтеп торам да, әпчи карчык шикелле, колак төпләрендә авыл борчуларын сөйләргә тотынам. Рифә Рахман

4) Яучы, димче. --- ошаган егет очрамый икән, нишлим – уйнарга кала, Лилия. – Уен – һәрвакыт уен. Ахыры яхшылык белән бетми, Гөлнара. – Әпчи карчык син, Лилия. Т.Миңнуллин

5) күч. Үлем; Газраил. Әпчи карчык алып китте



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә