ӘПСЕ и. мед. Тире күгәрү һәм авыз-борын куышлыгы шешү белән характерлы йогышлы авыру; русчасы: рожа

◊ Әпсе ашау к. әпсе тибү. Әпсе тибү диал. Үләр алдыннан, тәндә күгәргән таплар барлыкка килү. Хәлем начарланганнан-начарлана барды. Дүрт көннән соң, тәнемнең һәр күзәнәгеннән яшькелт шәмәхә төрткеләр тибеп чыкты. Халык телендә аны «әпсе типкән» диләр. Р.Хәбибуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә