«Ә’П» ИТҮ ф. сөйл. шаярт. 1) Үбү, үбеп алу (еш кына балалар телендә кулланыла). Ә ул миңа җавап биреп тормады, үрелеп, битемнән бер генә тапкыр «әп» итте дә көлә-көлә кире йөгерде. Ш.Маннур. – Һо, Гомәр туганым! Кая, җанкисәгем, бер «әп» итеп күрешик әле! – Һәм Гомәрне кочаклап, ике яңагыннан да үбеп ала. Ә.Еники 2) Егылу, егылып китү, егылып төшү (балаларга карата әйтелә) |