ӘПЕ’Н-ТӨПЕН рәв. сөйл. 1) Кабаланып, бик ашыгып. Барысы да сикерешеп тордылар. Әпен-төпен киенә башладылар. З.Зәйнуллин. Әбекәй: «Ай Аллам!..» – дия-дия, әпен-төпен сәкедән төшеп, селкенә-селкенә чыгып китә. Ә.Еники 2) Ава-түнә, авырлык белән. Монысы артыннан, тагын алты тоткын әпен-төпен атлап керде. Р.Кәрами 3) Җиренә җиткермичә, аннан-моннан гына, аяк өсте генә. Бу яклардан тизрәк таярга кирәк, дип хәл кылынды. Алган эшләрне әпен-төпен эшләп бетерергә дә ычкынырга! Т.Мөбарәков. Элек заманда сала белгәннәр шул. Хәзер генә ул әпен-төпен өяләр дә куялар. Г.Зәйнашева |