ӘҢГӘМӘЛӘШҮ ф. Күмәкләп, әңгәмә алып бару, сөйләшү, фикер алышу. Аннан да бигрәк, монда, үзеңә охшаганрак урын табып, ят колаклар ишетер, дип кыенсынмастан, әшнәләрең белән тәмләп әңгәмәләшергә, төрле-төрле планнар корырга мөмкин иде. Т.Әйди. Айбала байның тукалы белән чәчле егет үз балалары белән әңгәмәләшеп йөрде. Г.Ибраһимов Әңгәмәләшеп алу Кем белән дә булса бераз әңгәмәләшү. Саранскида очрашканда, без үз телебездә синең белән әңгәмәләшеп алдык – саф татар телендә сөйләштек. Т.Миңнуллин Әңгәмәләшеп карау Киңәшләшү, киңәш итү. Ә менә Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Ризаэддин Фәхретдин кебек дин белгечләре, мәгърифәтчеләр, татар фәйләсуфлары белән сөйләшеп, әңгәмәләшеп карарга нигәдер кыенсынды ул. Р.Сибат Әңгәмәләшеп тору 1) Әле, хәзерге вакытта әңгәмәләшү 2) Әледән-әле, еш әңгәмәләшү Әңгәмәләшеп утыру Әле, хәзер, билгеле бер вакыт дәвамында әңгәмәләшү. Без әңгәмәләшеп утырган арада, боларның туганы Резидә исемле кызда саклана торган гаҗәеп бер хат алып кайттылар. Р.Хисмәтуллин. Ияргә утырырга өлгермәде, ирләр җыелды. Алар белән әңгәмәләшеп утыру байтак вакыт алды. Б.Рафиков Әңгәмәләшеп чыгу Һәрберсе белән дә әңгәмәләшү |