ӘҢГӘМӘ и. фар. Ике яки аннан да күп кешеләрнең нинди дә булса бер темага фикер алышуы, үзара сөйләшүе. Кызын сагынган ата йөрәге йомшак кына, җылы гына әңгәмә көтә иде. Ә.Мушинский. Талгын гына аккан әңгәмә вакытында, әби Виолеттага егерме ике яшь тулуын, аның Анадырьдан килүен белә. А.Мифтахетдинов

◊ Әңгәмә куерту Сүзне сүзгә ялгап, әңгәмәне дәвамлы итү, озаклап сөйләшеп утыру. Кичке аш күңелле үтте, табынга эчемлек кунмады, татарча, бер-берсенең күңелен табып, җай гына әңгәмә куертып чәйләделәр. А.Гыйләҗев. Әңгәмә кызу Фикер алышу көчәеп китү; бер-береңне бүлә-бүлә сөйләшү, аралашу. Әңгәмә кызгач, алар, диванга күчеп, янәшә утырганнар иде. А.Гыйләҗев. Әңгәмәне өзү Сөйләшүне туктату яки бүлдерү. Әңгәмәне өзеп, ишек тоткасына ябышты, алъяпкыч астына кыстырган нәрсәсен яшереп, шәүлә кебек, [ашчы] өй артына кереп югалды. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә