ӘНЧЕК и. 1) Ана эт, кәнтәй. Биеп торган чаптарларга авыр йөк тарттырмыйлар, бөдрә йонлы әнчекләрне бүрегә өстермиләр. М.Маликова

2) Токымы буенча кечкенә гәүдәле эт; эт баласы. Әнчекләре Найла исемле, песиләренә Мартын дип кушканнар. З.Фәтхетдинов. Әнчекнең, филгә өреп алгач, мактанып куюы --- гаҗәпләндерми. И.Нуруллин

3) махс. Бүре көчеге

4) күч. Ирләр тирәсендә бик еш сырпаланып, чытлыкланып йөрүче (хатын-кыз турында)

5) күч. мыск. Үзеннән өстен торган кешеләргә ярарга тырышучы, икейөзле ялагай. [Кияү:] Бәк табыныннан калган сынык-саныкны көтеп, арт аягына басып ялагайланучы, аның һәр пычрак теләген койрык болгый-болгый үтәргә атылучы әнчек. Т.Әйди. Булат бәк әнчекләренә ымлады: тегеләре, түргә узып, тәрәзәләрдәге коруларны каерып ачты, йолкып та төшерде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә