ӘНКӘ и. сөйл. 1. 1) к. әни (1, 2 мәгъ.). Шумахеры белән, иртәгәсен әнкәләре ягып керткән мунчадан соң кайтып киттеләр. Ә.Гаффар. Рөстәм утырган урыныннан сикереп торды, әнкәсенең муенына сарылырга, йөгереп барып, әнкәсен кочарга, күп-күп итеп үбәргә теләде. Г.Кутуй // әнкәсе тарт. форм. к. әнисе. [Габдрахман:] Дөнья – ул үзе дә зур бер оя, әнкәсе. Ф.Яруллин 2) к. әни (3 мәгъ.). [Колыннар] Әнкәләреннән аз гына калсалар, үзләренең яшь, көмеш тавышлары белән бөтен тауны, урманны яңгыратып кешниләр. Г.Ибраһимов. Шуларның [этләрнең] яртысы, ягъни ике меңе генә әнкә булып, елына ике тапкыр бишәрдән унны бәбиләсә, тора-бара, егерме мең эт була. Т.Нәҗмиев. Сарык фермасында бәрәннәр караучы кызлар, бәтиләр әнкәләрен имгәч, аларны җылы торакка ябып куялар иде. Ф.Сафин 2. с. мәгъ. Ана мөнәсәбәтендә булган, балалары булган. Димәк, әнкә кошчык моның сайравын да, торган урынын да яратты. Г.Хәсәнов |