ӘНИС и. фр. бот. 1) Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан, ак төстә чәчәк ата, эфир мае бирә торган хуш исле үсемлек. Юлда чишмәләр очратып, берничә тапкыр, каткан ипиләрен шунда җебетеп ашадылар, аланлыклардан әнис, какы кебек үләннәрне җыеп каптылар. Ф.Бәйрәмова 2) Шул үсемлекнең төчкелтемрәк кискен исле орлыклары (аш тәмләткеч буларак файдаланыла). Кишердән тыш, кәбестәгә алма, лавр яфрагы һәм әнис кушалар. Яшелчәче белешмәсе 3) Алмагачның бер сорты. --- карт кадерләп һәм хөрмәтләп үстергән алмагачлары – Мәскәү грушёвкасы, алсу әнис – бөтен бакчаны хуш ис белән тутырды. Г.Ахунов. Аның иң яратканы – әнис алмасы. А.Гыйләҗев |