ӘНИ и. 1) Үзеннән туган балаларга ана булган хатын-кыз (анага мөрәҗәгать иткәндә яки аның турында сөйләгәндә кулланыла). Хатны Әминәнең әнисе язган иде. Р.Вәлиев // әнисе тарт. форм. Ирнең хатынына эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. – Көрәш, улым, көрәш. Әхмәдулланыкы дисеннәр, име, картым! – Үзләре беләләрдер, әнисе. – Әхмәдулла абзый кырт кисте. Р.Бәшәр

2) Ирнең әнисе, каенана

3) Үзенең балаларына карата ана мөнәсәбәтендә булган хайван, кош-корт һ.б. [Бүре балалары] Мөлдерәмә күзләрен безгә төбәп калганнар да: «Нигә безне әнисез калдырдыгыз?» – диләр сыман. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә