Ә’НЕКӘЕМ Ә’НЕКӘЙЛӘРЕМ ы. Кемне яки нәрсәне дә булса күргәч яки нинди дә булса хәбәр ишеткәннән соң туган гаҗәпсенү, шаккату, ис китү хисләрен белдерә. – Әнекәйләрем! Әллә син дә бар идеңме ул көймәдә, абыкаем! – диде әни, шаккатып. Н.Кәримова. Әнекәйләрем лә! Рәхәтләнеп, күзен йомып, әчкелтем тәмле суны йотып җибәргән бу, минсиңайтим. Л.Ихсанова. «Әне-кә-ем!» – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә