ӘНӘЧӘ и. диал. 1) этн. Беренче урылган көлтәне тартып, яңа арпа уңышыннан пешерелгән изге күмәч. Беренче көн урылган яңа арпа аеруча изге санала. Урылган башакларны уып, шул ук көнне беренче он тарталар һәм изге күмәч – әнәчә пешерәләр. Н.Фәттах. Вәлия әнәчә күмәч, бер банкы сөт өсте, берничә шакмак шикәр хәстәрләде. Р.Батулла 2) Чәкчәк төше, чумар ясау өчен әзерләнгән озынча камыр яисә шуннан өзелгән яки киселгән камыр кисәге. Кактөш дигәннәре шул: әүвәл камырны басалар, йомырка, сөт, май белән катнаштырып, ул камырдан, вак итеп, әнәчә ясыйлар. К.Насыйри 3) сир. Көнбагыш, киндер һ.б.ш. үсемлекләрнең орлыкларыннан маен яисә җиләк-җимешнең суын сыкканнан соң калган түп |