Ә’ММА терк. гар. 1. 1) Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне яки тезмә кушма җөмләдәге гади җөмләләрне терки һәм аларның эчтәлеген бер-берсенә капма-каршы куя; ләкин, шулай да. Нурлыбикә, куллары белән диванга тотынып, кискен генә күтәрелде, әмма, хәзерге минутта нәрсә эшләргә тиеш икәнлеген исенә төшерә алмыйча, басып тора бирде. Г.Кашапов

2) Җөмлә башында килгәндә, аның мәгънәсе алдагы җөмләдә хәбәр ителгән фикергә каршы булуны белдерә. Мәхәббәт – кеше өчен иң кадерле, иң бөек хис. Әмма замана шаукымы кайчакларда бу олы хисне дә үзгәртмиме икән? М.Вәли-Барҗылы. Документларда әтинең туган елы 1903 дип язылган. Әмма, әтинең туганнан-туганы мәрхүмә Зөләйха апаның әйтүенә караганда, ул 1901 елларда туган булырга тиеш.Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Бик, үтә, чиктән ашып. Әмма тупас кеше дә соң син, Фәйзи! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә