ӘМИР и. гар. кит. 1) Боеручы. Ләкин аны каяндыр килеп чыккан җансакчысы туктатты: – Кирәкмәс, әмирем! М.Мәһдиев 2) Берәр дәүләт яки өлкә башлыгы. «Яшь бохарачылар», күп михнәтләр чигеп, Бохара әмиренә каршы көрәш җәелдергәннәр. Ф.Сафин 3) Хан, шаһзадә. Әмир үзенең тәхетен ташлап качарга мәҗбүр булды. Т.Әйди |