ӘМЕР и. гар. 1) Хакимият органнары, оешма җитәкчеләре һ.б. тарафыннан бирелгән рәсми боерык. Фарукҗан бу әмерләрнең берсенә аеруча игътибар итте. Т.Әйди 2) Билгеләнгән тәртиптә телдән бирелгән кыска боерык; команда 3) Катгый кушу, таләп; сорау, үтенеч. Командирның әмере бик тиз үтәлде, яшьләрне кузгатып, Нәби агага урын таптылар. М.Галиев. [Мөнәвәрәнең] Әмере кыска булды: бу хәлдә, Краевкага кереп, ирләр күзенә күренмәскә! З.Зәйнуллин. – Бүген – туган көнем. Кер әйдә, Шура! – диде хатын. Тавышына үтенү белән бергә әмер дә катнашкан сыман. З.Хөснияр 4) күч. дини Аллаһның боеруы, кушуы турында дини караш; язмыш, күрәчәк, тәкъдир. Аллаһе Тәгаләнең әмере шундый. Ф.Садриев |