ӘМӘЛЛӘ’Ү ф. 1) Җаен, юлын табып, берәр нәрсә булдыру, көченнән килгән кадәр рәтләү, төзәтү; оештыру. Зәкиулла абый гына, өлкән кешеләр алдында мактанырлык акча әмәлләп, өс-башын карап кайта алмавыннан кыенсыныптырмы, күбрәк бала-чага белән аралаша. М.Юныс

2) Көчкә, авырлык белән, тегеннән дә, моннан да табып булдыру, оештыру. Ә хәзергә тоткыннар үзләренә тактадан барак әмәлләделәр. Р.Кәрами. Бар булган аермалары шунда гына: күбесенең тирә-ягына такта-токтадан яссы түбәле бәләкәй генә куышлар әмәлләгәннәр дә шуларга морҗа чыгарганнар. В.Нуруллин

3) Тиз-тиз, җәһәт кенә нәрсә булса да эшләп ташлау. [Мөсәмирә:] – Мин берәр нәрсә әмәллим әле, – дип, учак тирәсендә чуала башлады. Р.Кәрами. [Гадел:] Минем хатын бик шәп әмәлли пилмәнне. Ш.Маннап. Кичен Пётр Трофимович кичке аш әмәлләү белән мәшгуль булды. Ф.Әгъзамов

Әмәлләп алу Аз вакыт эчендә, тиз арада әмәлләү. [Бабасы Илсөяргә:] Ят, йокла, ә мин ашарга берәр нәрсә әмәлләп алыйм. Г.Гобәй

Әмәлләп бетерү Ахырына кадәр, тулысынча әмәлләү. Сату-алу кәгазьләрен әмәлләп бетергәч, тегеләрдән – алдым, Сәеттән – бирдем, дип, соңгы журналга кул куясы калды. Т.Галиуллин

Әмәлләп бирү Кем өчендер әмәлләү. Кызлар без – егетләргә идәнгә урын әмәлләп бирделәр дә, кухняга кереп, савыт-саба юарга керештеләр. З.Фәйзуллин

Әмәлләп йөрү Әле, хәзер нинди дә булса эш белән мәшгуль булу. Ә замполитның кирәк булып куюы бар. Бигрәк тә гражданкада укырга теләүчеләр характеристика әмәлләп йөргән вакытта. С.Шәрипов

Әмәлләп карау Әмәлләргә тырышу, ни дә булса эшләп башкарырга омтылу. Шуннан соң миндә, әллә чыннан да симфоник оркестрга берәр нәрсә әмәлләп караргамы, дигән уй туды. М.Макаров

Әмәлләп кую 1) Тиз-тиз генә эшен бетереп әзер хәлгә китерү. Сөембикә ханымга, тәмле ризыклар пешереп, әчесен-төчесен әмәлләп куярга гына кала… Г.Ахунов

2) Булдыра алганча, мөмкинлекләрдән чыгып эшләү, ясау. [Гарәпләрдә] Чатырлар – иске кара сукнодан әмәлләп куйган торак йортлар. М.Мәһдиев. --- иске такталар белән әйләндереп, койма ише нәрсә дә әмәлләп куйгандай иттеләр. М.Хәсәнов

Әмәлләп ташлау Һич уйламаганча, көтмәгәнчә әмәлләү; тиз-тиз, аннан-моннан әмәлләү. Хәтта бер әкәмәт аппарат та әмәлләп ташладым. Л.Лерон

Әмәлләп чыгу Башыннан ахырына кадәр әмәлләү. Әллә, минәйтәм, веранданы да яңартып җибәрик микән? Такталары бик каралган, тәрәзәләре дә кечкенә. Язгы эшләр башланганчы, бәлки, әмәлләп чыгып булыр. Ф.Яруллин

Әмәлли башлау Әмәлләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә