ӘМӘЛ и. гар. 1) Берәр эш башкару яки берәр хәлдән чыгу өчен уңайлы ысул, чара. Әнисен авылдагы авыр тормыштан, мәшәкатьләрдән коткару өчен яхшы әмәл иде бу. Ф.Садриев. Нишлисең, кешенең елгаларны кирегә борырга, тауларны бер урыннан икенче урынга күчерергә көче, осталыгы, кодрәте җитсә дә, табигать канунын үзгәртерлек, газраил балтасына каршы торырлык әмәле юк. А.Шамов. Аннары, йомшаклыгым беленмәсен, дип тә ул шундый әмәл сайлады. Х.Камалов 2) Берәр теләкне тормышка ашыру өчен уйлап табылган сылтау, хәйлә. «Мәдәни» дигән даирәләрдә исә, гомумән, динне логикасыз, реаль дәлилләрсез «фаш итү», әтәчләнеп сүгү бик күпләрнең көн итү – тамак туйдыру әмәленә әверелде. Ф.Дунай 3) Нинди дә булса эшне башкару ысулы, тәртибе. Юк менә Чырык, мәет куйганда ярап тора иде әле, әмәлен белә иде, оештыра ала иде, хәзер инде нишләргә дә белмиләр: кеше кулыннан киткән җанны зиратның кайсы төшенә куярга? Я.Зәнкиев. Әнием өйрәткән әмәл белән пешерелгән, шуңа күрә бары бездә генә авыз итәргә мөмкин булган татлы бәлешне өлешләргә бүләм. К.Тимбикова. Врачлар сугыш вакытында бала таптыру әмәлләрен онытканнар иде. Х.Камалов 4) күч. Физик көч, егәр. [Мирсәетнең] Гәүдәсен урындыктан күтәреп, авызын ачарлык та әмәле юк. Р.Мөхәммәдиев. «Кышка баз казырлык кына әмәл бар әле», – дип уйлады Каһир ачу белән һәм, ухылдый-ухылдый, агач баскычтан түбән төшеп китте. Ә.Гаффар ◊ Әмәлгә калгандай Кызганычка, бәлагә. Әмәлгә калгандай, өйдән чыкканда, паспортымны алып чыгарга онытканмын. Н.Исәнбәт. Әмәлен күрү Берәр нәрсәгә карата нинди дә булса эш-хәрәкәт башкару, чара куллану. Фатир табу әмәлен күрү. Әмәлен табу Җаен чыгару, мөмкинлектән, форсаттан файдалану; хәйлә кору. Ширәмәтов Булганинны чыгырыннан чыгарган ниндидер гамәл кылмакчы, тегесе аңа ирек бирмәү әмәлен дә табар иде, әмма мин аларның кайсыныңдыр картасын тетелеп беткәнче бутадым бугай. Ә.Гаффар. Резедабыз тагын безнең фикерне аңлату әмәлен тапты. К.Тимбикова |