ӘМАНӘТ и. гар. Кешене ышандырып, өстенә бурыч итеп алган, һичшиксез үтәлергә тиешле булган эш яки тапшырылырга тиешле сүз (әйбер яки йомыш). Рәнҗемәссең, әти, башны иеп, Зират буйлап үтәм, Авылыңнан синең әманәтне Үти алмый китәм. И.Юзеев. Сандугачлы соңгы таңым бүген, әманәтне, зинһар, аңлагыз. Күкеләрне, димим… хет күкеле Сәгатьләрне, улым, саклагыз!.. Т.Шәмсуаров ◊ Әманәт бозу к. әманәткә хыянәт итү. Искәндәр абыйсының әманәтен бозу булса да, Равил аккордеонын Йосыф абый белән велосипедка алыштыру хакында сөйләшеп карарга булды. В.Нуруллин. Әманәткә хыянәт итү Кешенең үтәлергә яки тапшырылырга тиешле сүзен (әйберен яки йомышын) эшләмичә калу; ышанычны акламау |