ӘМАН и. гар. иск. 1. Куркынычсызлык, иминлек, тынычлык 2. хәб. функ. Гафу үтенгәндә, мәрхәмәт күрсәтергә сораганда кулланыла. Әман, падишаһым, балама тимә, минем баламдыр. К.Насыйри 3. ы. мәгъ. Тыю, тыеп калу, саклык күрсәтү, мәгънәсен белдерә; берүк. Әман сереңне халыкка фаш итмә. Ф.Әмирхан. Әман, йа Раббем, кырык мең тәңкә! Курчак туена кырык мең тәңкә?! Г.Исхакый ◊ Әман булу Нәрсәдән дә булса котылу, авыр хәлдән чыгу. Әгәр дә булса бик бай, Эчкәне булыр яхшы чәй, Бурычтан булыр әман, Шулай кирәк бәдәвам. Ш.Мөхәммәдев. Әман табу Куркынычтан, афәттән качарга мөмкинлек табу, посып калу, яшеренә алу. Кошлар оча алмый, маллар, йөрәк бәгырьләренә ярып төшкән бу салкыннан кайда әман табарга аптырап, абзар ышыкларына сыеналар. Г.Ибраһимов |