ӘЛХӘМ и. гар. дини Коръәннең беренче сүрәсе (Фатиха сүрәсенең беренче сүзеннән кыскартып ясалган). [Матэ:] Тәсфирәмне күмгән чакта, Бәкернең биш яше тулып килгән оныгы да «әлхәм» дигән доганы укыды. З.Зәйнуллин ◊ Әлхәм сүрәсен укыту Кыйнау, физик җәзалау. Укытканнар икән әлхәм сүрәсен. Ф.Бурнаш. Әһ-һә! Каптыңмы, чибәр егет! Менә хәзер кәҗә мае чыгарабыз! Укытабыз әлхәм сүрәсен! |