ӘЛХАСИЛ мод. с. гар. иск. к. әлхасыйль. Әлхасил, озын сүзнең кыскасы шул кем, бүре бу җиде баҗаның һәммәсен дә берәм-берәм ашап бетергән, имеш. Әкият. Без гаҗәпләнә калдык: йөзгә җитеп килгән әдип нәкъ искечә – сөйләшүе дә бик әйбәт, гәүдәсе дә гадәттәгечә төп-төз, аяк атлаулары да нык – әлхасил, бернинди картлык зәгыйфьлеге сизелми иде аңарда... Ә.Еники |