ӘЛҮЧӘ и. бот. 1) Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, каралҗым кызыл яки саргылт төстәге әчкелтем җимешләре булган, Кавказда үсә торган җимеш агачы (сливаның бер төре); русчасы: алыча. Бу авыру «җимеш касәсе», яки «өрдерелгән җимешләр» исемендә билгеле. Ул шулай ук чия, шомырт, әлүчә, күгәндә дә бик еш очрый. Л.Мәүлүдова 2) Шул агачның әчкелтем җимешләре |