ӘЛСЕРӘ’Ү ф. 1) Эсседән талчыгу, бик нык ару, хәлдән таю (кеше турында). Эсседән әлсерәгән, арба тартып арыган алты хатын Карамалы авылына килеп кергәндә, өйлә җитеп килә иде инде. З.Зәйнуллин. [Мәрдән абзый] Җәйге челләдә берәр кайдан әлсерәп кайтса, шунда кереп ял итә. Г.Гобәй

2) Эсседән, кызудан башларын түбән иеп, авызларын ачып яки телләрен чыгарып тын алу (хайваннар турында). Икешәрләп, өчәрләп укмашкан сарыкларда инде ашау кайгысы беткән, бер-берсенең күләгәсенә сыенып, әлсерәгән хәлдә, үләнгә битараф карап торалар. М.Галиев

3) Эсседән сусыллыгын югалту, шиңү, кибүгә якынлашу (үсемлек турында). Җир-анага, һай, авыр. Әлсери кырда игеннәр... Р.Вәлиев

Әлсерәп бетү Бик нык, тәмам әлсерәү. Актүш кырда сукыр тычкан оялары туздырып йөреп әлсерәп беткән. Г.Гобәй. Ә аста, ишегалдының өч почмагында, карда аунап, әлсерәп беткән өч малай басып тора. Р.Мөхәммәдиев

Әлсерәп йөрү Әле, хәзерге вакытта әлсерәгән хәлдә төрле урыннарда булу

Әлсерәп китү Кинәт әлсерәү

Әлсерәп тору Әле, хәзерге вакытта әлсерәгән булу

Әлсерәп чыгу Ниндидер сәбәптән әлсерәгән хәлгә килү

Әлсерәп яту Әле, күз алдында әлсерәгән хәлдә булу. Күренә, сугыш газапларыннан соң ул да бу киң даланы, кояш астында әлсерәп яткан бу тынлыкны үлеп сагынган. Н.Дәүли

Әлсери бару Торган саен ныграк әлсерәү

Әлсери башлау Әлсерәргә тотыну. Эсседә йөреп әлсери башлагач, без ике карт – мин дә Равил әфәнде Үтәбәй – пароходка алданрак төшеп киттек. Ә.Еники

Әлсери төшү Бераз әлсерәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә