ӘЛСЕРӘТҮ ф. 1) Эсселек яки арыганлык нәтиҗәсендә хәлсезлек басу. Әлсерәтте әле, тамак кибеп китте. М.Маликова. Төшлеккә җиткән кояш бар нәрсәне әлсерәтү хәленә китергән. Ә.Гаффар

2) күч. диал. Ардыру, хәлен, көчен алу. Җәйге орышта Мәскәүнең куәтле явын, әлсерәтеп, кире кайтарып җибәрү җиңү белән бер булса да, Казанның эшләре куанырлык түгел. Р.Батулла

Әлсерәтә башлау Әлсерәтергә тотыну

Әлсерәтә төшү Тагын да әлсерәтү

Әлсерәтеп бетерү Тәмам хәлдән тайганчы әлсерәтү. Еланны биетә-биетә әлсерәтеп бетергәч, курайчы егет туктый. Р.Батулла

Әлсерәтеп җибәрү Кинәт әлсерәтә башлау

Әлсерәтеп йөртү Озак вакыт төрле урыннарда йөртеп әлсерәтү, файдасызга ардыру. Миргазыян да, шуны сизгәндәй, мине озак әлсерәтеп йөртмичә, үзенең кайсыдыр тарафтагы ерак торагына алып китте... Ә.Еники

Әлсерәтеп тору Һәрвакыт, гел әлсерәтү

Әлсерәтеп чыгу Һәрберсен, берсен дә калдырмыйча әлсерәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә