ӘЛПИ’-ТИСИ и. 1) Гарәп алфавитында беренче дүрт хәреф к. шулай ук әлифба (1 мәгъ)

2) Чикләнгәнлек, артталык. [Фарукҗан:] Көрәк-сәнәктән, әлпи-тиси, бисмилладан ерак китә алмаганбыз. Т.Әйди. Барлык татар авыл мәктәпләрендә «әлпи, тиси» дип искечә укыткан, муллалар, өшкереп-төкереп, авыруларны дәвалаган вакытта, алдынгы фикерле шәхесләр дөньяви мәктәпләр ачу, уйдырма-ышануларны бетерү юлына басалар. С.Алишев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә