ӘЛЛӘ’ НИШЛӘҮ ф. 1) к. әллә нишләтү (1мәгъ.) Әллә нишли – мәш килә, әйтерсең өйгә зур кунак килә. Х.Ибраһимов. Уф, йөрәгем әллә нишли, читлектәге кош шикелле бәргәләнә. Ф.Яруллин

2) Күңелдәге кичерешләрне аңлатып бирә алмау. Ул чакта да, Чәчкәнең кулы уч төбенә керүгә, әллә нишләп китәр иде Илбарыс. М.Хәбибуллин

3) Бик нык үзгәрү, аңлый, таный алмаслык дәрәҗәгә җитү. Адәм баласы әллә нишли, бозыла. Ә.Баян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә