ӘЛЛӘ’ НИШЛӘТҮ ф. 1) Үзе бәйләнештә килгән фигыльгә өстәмә ачыклык биреп, игътибарны көчәйтү, сорау, гаҗәпләнү төсмере өстәү өчен кулланыла. Клара шактый сүзсез калып утырды, әллә нишләтте аны бу кечкенә хикәя, әйтерсең бәгырен туңдырып җибәрде. Ә.Еники

2) Аңлатып биреп булмаслык дәрәҗәдә тәэсир итү, йогынты ясау. Шунысы белән дә ул күңелне әллә нишләтеп җибәрә сыман. Р.Хисмәтуллин. Борһанның шулай, мыскыл иткәндәй, үз-үзенә артык ышанып, масаеп, җитмәсә тагын, әллә кем булып кыланып сөйләшүе [Мәдинәне] әллә нишләтте дә куйды. М.Хәсәнов. Шушы җырлары белән Әхмәт бөтен халыкны әллә нишләтте. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә