ӘЛЛӘ’ НИШЛӘП а. 1. Нинди дә булса эш-хәлнең, халәтнең, күренешнең барлыкка килү сәбәбен ачыклап булмауны белдерә торган билгесезлек алмашлыгы; ни өчендер, нигәдер, ни сәбәпледер. Әллә нишләп, төне буе уйлап чыккан, күңелдән йөз тапкыр кабатланган сөйләшүне дә эзлекле итеп --- алып баралмады --- Чыңгыз. З.Садыйков. --- авторы да тел очында гына, тик, әллә нишләп, әйттем дигәндә генә телдән ычкына. Ә.Баян. [Зөмәрә:] – Уф, әллә нишләп арып киттем, – диде. Х.Камалов

2. рәв. мәгъ. Үзгәреп, аңлап булмаслык хәлгә килеп, башкачага әйләнеп. [Гүзәлия:] Син әллә нишләп кайткансың... Каты бәгырьлеләнеп, Ильяс. З.Хәким. Аны күрүгә үк, мин әллә нишләп киттем. Х.Ибраһимов

◊ Әллә нишләп бетү Киеренке рухи халәттән ни кыланганын да аңышмау. Хәер, бу машинага утырганчы ук әллә нишләп беткән булыр иде инде ул. Таштимерованың якасына ябышыр, битен тырнар иде... М.Маликова. Әллә нишләп йөрү Ярамаган эшләр эшләү. Ә алар әллә нишләп йөриләр, безнең башка да килмәгән явызлыклар кылалар. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә